6 февраль 2013 яңалыклары
-
Онытылмас очрашу кичәләре
Февральнең беренче шимбәсендә шәһәр һәм кайбер авыл мәктәпләрендә традицион очрашу кичәләре булды. Мондый чаралар һәрвакыт мәктәп елларын, укытучылар турында хатирәләрне яңартырга мөмкинлек бирә, элеккеге укучылары авыр хезмәтләре өчен укытучыларга һәрвакыт чын күңелдән рәхмәт әйтәләр. Бәйрәмне оештыручылар кичәгә килүчеләр өчен мавыктыргыч күңел ачу программасы хәзерләгәннәр. Элекке укучылар да бу эштән читтә...
-
Данлы җиңүләр турында
Полянка урта мәктәбендә Сталинград һәм Курск бәрелешләренең 70 еллыгына багышланган тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы үтте. Бу атнаның программасына "Бөек Җиңү кораллары" дигән рәсемнәр конкурсы, "Александр Невскийның кылычы һәм дипломатиясе", "Минем конвенция" уеннары һәм башка чаралар керде. Уеннарны укытучы Эльвира Кудашева әзерләде, ул фильмнан өзекләр, презентацияләр, сугыш турында китаплар күргәзмәсе...
-
Чын бәйрәм булды
Күптән түгел Никольск авылының спорт сөючеләре белән җирле мәктәп укучылары арасында үткәрелгән хоккей буенча дусларча очрашу чын бәйрәмгә әверелде.
-
Юл фаҗигасе
Болгар - Базарлы Матак юлындагы авариядә яшь ир-атның гомере өзелә. Чит ил йөк машинасы руле артында утыручы тизлекне арттырып, идарәне югалта һәм каршы як полосасына килеп кереп, "унлы" машинасы белән бәрелешә. Каты бәрелү нәтиҗәсендә җиңел машина хуҗасы авыр тән җәрәхәте ала һәм үлә. Бу факт буенча тикшерү эше бара.
-
Закон бозган өчен – штраф
Шәһәрдәге кибетләрнең берсендә эшләүче сатучыга закон бозган өчен утыз мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Аның балигъ булмаган яшүсмергә алкогольле эчемлек сатуына полиция хезмәткәрләре һәм сатып алучылар шаһит булган.
-
Бәхәс яхшыга илтми
Танышы белән талашканнан соң, Никольск авылында яшәүче берәү яраланып, хастаханәгә эләккән. Барысы да гади бәхәстән башлана, бераздан алар сугыша башлыйлар һәм берсе кулына пычак алып икенчесенә кадый. Нәтиҗәдә берсе - хастаханәгә, икенчесе тикшерү изоляторына эләгә.
-
Караклар тик ятмый
Соңгы көннәрдә полиция хезмәткәрләре ике урлашу очрагын теркәгән. Красный Вал авылында билгесез затлар йозакны ватып, почта бүлегенә үтеп керәләр һәм 60 мең сумлык товар - азык-төлек, көнкүреш химиясе һәм отышка өметләнептер инде, хәтта лотерея билетларын да урлап чыгалар. Ә шәһәрдә "Дунай" кибетенең ишеген ватып кергән караклар, сатучылар сүзенә караганда, казылык...
-
Җинаять урынында тотылган
Корал кулланып, даруханәне таларга маташкан безнең шәһәрдә яшәүче берәүне катгый җәза көтә. Исерек килеш даруханәгә кереп, ул бер көн эчендә җыелган акчаны таләп итә башлый. Бирмәгәч, кесәсеннән пычак чыгарып, янарга тотына. Даруханә хезмәткәре урамга йөгереп чыга һәм телефон буенча полиция хезмәткәрләрен чакырып өлгерә. Җинаятьчене сәүдә залында кулга алалар.
-
Безгә табиблар бик кирәк
Үткән шимбәдә район үзәк хастаханәсенең актлар залында укучылар табиб һөнәре вәкилләре белән очраштылар.
-
“Бик яхшы” билгесе куелды
Антоновка балалар бакчасында үткән ата-аналар җыелышында узган елга нәтиҗә ясалды. Соңгы вакытта биредә уңай үзгәрешләр шактый булган: мәгариф бүлеге аша уенчыклар өчен яңа стенкалар, өстәмә караватлар, принтер, мультимедиа проекторы, интерактив такта, автомат кер юу машинасы сатып алынган. Хәзерге вакытта барлык группаларда, музыка залында, азык-төлек әзерләү блогында барлык тиешле җиһазлар бар...
-
Спартакиада иң яхшыларны билгеләде
Болгар коррекция мәктәп-интернаты район мәгариф учреждениеләренең кышкы спартакиадасында җиңүче дип табылды. Икенче һәм өченче урыннарны мәгариф бүлеге һәм Антоновка мәктәбе коллективлары алган. Ә барлыгы ярышларда 130дан артык кешене берләштергән егерме команда катнашкан. Спортның аерым төрләре буенча шәхси зачетта Валентина Вихлянская һәм Александр Ермилин (өстәл теннисы), Гүзәл Ризванова һәм Антон Фарисеев...
-
Никольск мәктәбе укучысының уңышы
Никольск мәктәбенең унынчы класс укучысы Дарья Егорова рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында призер булды. Бу конкурста ул икенче ел рәттән катнаша, контроль тестта мөмкин булган 60 баллдан 42 балл җыйган. Бу җиңүгә ул ныклы әзерлек нәтиҗәсендә ирешкән, шулай ук "Байтик" Казан балалар лагерының профильле сменасында ял итү дә...
-
Хезмәттәшлеккә яңа адым
Спас районы башлыгы Камил Нугаев һәм Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районы администрациясе җитәкчесе Владимир Тигин үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Бу ике район күптәннән тәҗрибә уртаклашып, бер-берсенә бәйрәмнәрдә кунакка йөрде. Хәзер ике районның да килешүе буенча, бу хезмәттәшлеккә рәсми статус бирелде. Килешүдә мәдәният, мәгариф, спорт, милләтара мөнәсәбәтләр, гражданлык җәмгыятен үстерү...
-
Тыюлыкның яңа объектларына газ керде
Узган җомга көнне Болгар музей-тыюлыгындагы хуҗалык базасының административ бинасына газ керде.
-
Наркотикларга урын булмаска тиеш
Республиканың наркотикларга каршы комиссиясе һәм ТР буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тотучы РФ Федераль Хезмәт идарәсе коллегиясе утырышында наркотик һәм психотроп матдәләрне таратуга каршы тору буенча министрлыклар һәм ведомстволар, җирле үзидарә органнарының эшенә йомгак ясалды. Ул ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үтте. Республика җитәкчесе наркоманлык -...